Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
Аш-су бүлмәсендә

Бик җиңел генә кыяр тозлау ысулы

Тозлап карагыз әле

1 л банкага бер аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы песок (тоз бн песокны өймичә, калакка сылама гына итеп), кара түгәрәк борыч һәм лавр яфрагы салып аерым кәстрүлдә тозлак кайнатасы.

1 л банкага су 700 мл чамасы алына. Стерлизация өчен кыярларны дуршлаг белән кайнап торган суга 1-2 секундка тыгып бланшировать итеп аласың да, өстенә салкын су коясың.

Аннары банка төбенә укропны сабагы һәм зонты белән турап, 1 тырнак сарымсакны бөтен килеш салып, өстенә кыярларны турап тутырасың, тозлак саласың. Кыярларның орлыгы өлгерә язган, саргайганнарын түгел, яшелләрен генә тозлыйбыз яме.

Аннары зур кәстрүлдә кайнап чыккан әмма сүрән утта торган суга "ваннага" банкаларны стерлизация өчен тезәбез дә 1 л банкаларны 10 минут тотабыз. Алганнан соң 1 аш кашыгы уксус салып, стерильләштергән капкачлар белән ябып куябыз. Бер көн өстен җылы җәймә белән каплап тотканнан соң, кыярларны салкынга "озатабыз". Бик тәмле була, ясап карагыз, үзегезгә саклап та куегыз әле яме.

 

https://nashcheremshan.ru/news/seznen-ochen-hatyin-kyizlar/bik-ansat-kyna-kyiar-tozlau-ysuly

фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев