Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Бик тәмле рулет рецепты

Дуслар! Бик тәмле рулет рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
- 1 банка куертылган сөт,
- 2 йомырка,
- 250г он,
- - ярты чәй кашыгы сода, лимон согы белән кушылган,
- бер чеметем тоз.

Эчлек өчен: йөзем, сары җимеш кушылган эремчек, яисә кайнаткан куертылган сөт.

Әзерләү:
1. Йомыркаларны куертылган сөткә кушабыз, тоз һәм лимон согы кушылган соданы салып, әкренләп он кушып бутыйбыз.
2. Табага (листа) пергамент кәгазе куябыз. Кемдә пергамент кәгазе юк, көнбагыш мае белән генә майларга да була. 
3. Камырны бушатабыз, тигезлибез.
4. 160 градуска якынча 20-30 минутка пешерәбез.
5. Рулет пешкәч, кайнар килеш эчлек буяп, тизрәк урап куябыз. Өстенә чикләвек ваклап сипсәгез дә була.

Тәмле булсын! 

Рецепт һәм фото https://t.me/+0AkWOcb75oEyMTNi каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев