Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Кабак кексы: үзе тәмле, үзе йомшак

Рецепт белән бүлешәбез.

Кирәк була:  280 г он, 250 г пешкән кабак измәсе, 125 мл сөт, 100 г ак май, 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы какао, 2 йомырка, 10 г көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз.

Ике йомырканы шикәр комы һәм йомшартылган май белән туглыйбыз. Шуңа башта кабак измәсен, аннан сөтне кушып болгатабыз. Он белән көпшәкләндергечне, тозны салып кабыр ясыйбыз. Сыек кына йомшак камырны ике өлешкә бүләбез дә, берсенә какао кушабыз.

Таба уртасына өч кашык кара камырны салабыз, аннан соң аның уртасына өч кашык агын. Шулай чиратлап салып бетерәбез. Камыр җайлап кына үзенә күрә бер рәсем ясап табада җәелә.

Кексны 175 градуста якынча 50 минут пешерәбез. Ул яхшы гына кабарырга тиеш. Өсте яргаланса, борчылмагыз. Димәк кексыгыз уңган!

Чәй янына бирер алдыннан өстенә шикәр пудрасы сипсәгез, тагын да матуррак һәм тәмлерәк булыр!

 

 https://nashcheremshan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев