Крыжовниктан кышка десерт әзерлибез
Аш-су бүлмәсендә

Крыжовниктан кышка десерт әзерлибез

Бу десертны ясау өчен крыжовник, шикәр комы, банан һәм апельсин кирәк булачак.

Бер кг крыжовникка  1 кг шикәр комы, 1 апельсин  һәм 1 банан кирәк булачак.

Крыжовникны юыгыз, чистартыгыз, бананны кабыгыннан чистартыгыз, апельсинны төшләреннән чистартыгыз һәм барысын иттарткычтан чыгарыгыз.

Апельсинны кабыгы белән алыгыз. Шикәр комы өстәп, яхшылап болгатыгыз. Контейнер, банкаларга тутырып суыткычта яки морозилкада саклагыз.

http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/kryzhovniktan-kyshka-desert-zerlibez

Автор: Ләйлә Мостафина


Нет комментариев