Куакбаш мәктәбе укучылары техник иҗат дәресендә булдылар.
Куакбаш авылы мәктәбендә “Татнефть" хәйрия фондының "Халык файдасына" грант конкурслары кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Тәгәрмәчтәге остаханә" проектының техник мастер-классы узды. Проект авторы — Айдар Рашат улы Хәсәншин. Проектның максаты — авыл мәктәпләрендә техник иҗат өчен уңайлы шартлар булдыру.
Дәрестә 5–6 нчы сыйныф укучылары мөстәкыйль рәвештә сувенир — (левитацияләнүче) очкыч ясадылар. Эш барышында балалар төрле кораллар белән таныштылар һәм магнитның үзара тәэсиренең принципларын өйрәнделәр.
фотолар: Куакбаш мәктәбеннән

Нет комментариев