Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
Аш-су бүлмәсендә

КЫЯРДАН БИК ТӘМЛЕ САЛАТ

Әзерләве тиз һәм җайлы.

КИРӘК::

    3–4 кг кыяр
    500 г томат пастасы (400 г да ярый)
    1 стакан шикәр комы
    1 стакан үсемлек мае
    2 аш кашыгы тоз
    2 баш сарымсак
    1 чәй калагы вакланган кара борыч

Әзерләү тәртибе:

    Кыярларны юып, телемләп турагыз. Сарымсакны вак итеп турагыз яки угычтан чыгарыгыз.
    Туралган кыярларга томат пастасы, шикәр комы, үсемлек мае, тоз, сарымсак һәм кара борыч өстәп, барысын да яхшылап болгатыгыз.
    Әзер масса 3 сәгать дәвамында торырга тиеш. Бу вакытта аны ара-тирә болгатып алырга кирәк.
    Аннары салатны утка куеп, якынча 15 минут кайнатырга. Кайнап чыкканнан соң 180 мл уксус өстәргә һәм тагын бер кат болгатырга.
    Әзер салатны алдан стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябып куярга.

 

Чыганак:  https://aktanysh-rt.ru

фото: ИИ ярдәмендә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев