Рәфилә Шәмсетдиновадан «Алмалы болытлар» рецепты
Күпереп, кызгылт төс алырга тиеш
Кирәк:
150 г акмай,
1,5 ст шикәр комы,
4 йомырка,
4-5 эре алма,
Корица, ванилин, 1 чеметем разрыхлитель,
чама белән 2,5 ст он.
Әзерләү:
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Камыр өчен сарысын кулланабыз. Бүлмә температурасында йомшартылган акмай, 1ст песок, ярты чәй калагы чамасы разрыхлитель, 1г ванилин, 4йомырка сарысы һәм онны кушып, камыр әзерлибез. Мин камырны таба төбенә кул белән генә формалаштырып, бортиклар ясап җәйдем. Камыр өстенә кабыгыннан әрчелгән һәм тар-тар итеп туралган алманы җәябез, алма өстенә корица сибәбез, мин әзрәк бәрәңге крахмалы да сиптем. Шул рәвештәге пирогны, камыры кызгылт төскә кергәнче, 180 градуслы мичтә 15-20 минут тотасы.
Калган йомырка агын һәм ярты стакан шикәр комын миксер белән болгатып, яхшылап күпертәбез. Пирог духовкада кызгылт төскә кергәч, әлеге аксымны өстенә ягабыз да, тагын мичтә 10 мин. чамасы тотабыз. Аксым күпереп, кызгылт төс алырга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев