Аграр хуҗалыкта эшләүче райондашыбыз Татьяна Исламова республикакүләм конкурстан призлы урын белән кайтты
Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 47нче республика конкурсы үткәрелде.
Ярышта республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты.
“Терлекчелектә маллар үрчетүнең нигезен ясалма орлыкландыру тәшкил итә, бу - терлекләрнең генетик куәтен арттыруда, сыйфатын яхшыртуда мөһим алым. Республикада ел саен мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде”, - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Әлеге конкурста “Август-Лениногорск” агрофирмасыннан “Ялтау” сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып эшләүче Татьяна Исламова катнашты.
Конкурста җиңүчеләрне берничә номинация буенча бүләкләделәр. Безнең Татьяна “Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыруның ректо-цервикаль ысулы буенча” номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Татьяна Исламова 2020 елдан “Август-Лениногорск” хуҗалыгында кабат җитештерү буенча ветеринар фельдшер буларак эшчәнлеген башлады. Аңа кадәр районыбыз аграр хуҗалыкларында эшләп, тәҗрибә тупларга өлгергән . Ул 2006 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “Ветеринария” белгечлеге алып, Лениногорск районына эшкә килгән булган.
Эшкә батыр, үз хезмәтен яратып, чын күңелдән башкара.
“Коллектив әйбәт, хезмәт хакы вакытында түләнә. Дус-бердәм булып эшлибез”, - ди ул.
Әлеге аграр хуҗалыкта малларның сәламәт булуы беренче урында тора. “Хуҗалыкта сыерларны ясалма орлыкландырганнан соң 28нче көндә малның буазлыгын белер өчен, сыерларны ультра тавыш тикшеренүе (УЗИ) аша үткәрәбез, барысы да система буенча эшләнелә”, - ди Татьяна.
Аның әйтүенчә, 2024 елда 600 башны ясалма орлыкландырганнар, шулардан 560 баш исән бозаулар алганнар.
Розалия Мостафина.
Фото: «Элита» предприятиесенең телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев