Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авылларда тракторларга техник күзәтүләр бара

Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрендә расланган эш планы нигезендә 2 майдан 19 майга кадәр физик затларның техникаларына техосмотр бара.

 

“Техник тикшерүләр барышында техникага документлар, документта күрсәтелгән агрегатларның номерлары туры киләме-юкмы икәнлеге, тракторчы-машинист таныклыкларының хуҗага туры киләме икәнлеге, ОСАГО полисының булуы тикшерелә”, - ди Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.

 Шулай ук тикшерүдә  машиналарның һәм прицепларның техник торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә.

Илнур Галимов хәбәр иткәнчә, техник күзәтүдән соң трактор хуҗаларына таныклык бирелә, әгәр техник күзәтүдә кимчелекләр булса, кабаттан күзәтү узачаклар.

“Үзйөрешле машиналар һәм прицепларның  хуҗалары ел саен үз техникаларына техник тикшерү үткәрергә тиеш. Аларга уңайлы булсын өчен һәр ел башында техник тикшерүләр үткәрү графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары чараның датасы һәм вакыты турында хуҗаларына алдан хәбәр итә”, - ди инженер-инспектор Илнур Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X