Безнең район белгече - Назар Ефаров һөнәри осталык бәйгесендә абсолют җиңүче
Һөнәри осталык бәйгесе.
Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында 48нче тапкыр республика конкурсы үткәрелде.
Бәйгедә Татарстанның 43 муниципаль районыннан белгечләр катнашты.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып, “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгыннан Назар Ефаров танылды.
Яшь кенә булса да, конкурста җиңү яулый алган. Ул Диплом, акчалата бүләк һәм Кубок белән бүләкләнде.
Назар – Казан ветеринария медицина академиясен тәмамлаган белгеч. Дүртенче курста вакытта практиканы “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгында үтә. Аның тырышлыгын күреп, укуны тәмамлаганнан соң, безгә эшкә кайт дип калалар.
Назар шулай эшли дә, академиядә укуын тәмамлауга туп-туры эшкә “Август-Лениногорск”ның Ялтау сөтчелек-товар комплексына килә. Бүгенге көндә үз эшенә җаваплылык тоеп, тырышып эшли. Назарны зур җиңүе белән котлыйбыз!
Бүгенге көндә республикада 500гә якын “осеменаторлар” бар. Болар күбесенчә сөтчелек комплексларында җитештерүче технологлар, район дәүләт ветеринария берләшмәләре ветеринария табиблары, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр.
фото: аграр хуҗалыктан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев