Ялтау авылындагы ферманың  икенче чираттагы нигезе  ясалды
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ялтау авылындагы ферманың икенче чираттагы нигезе ясалды

Районыбызның Ялтау авылында яңа ферма төзелә.

Ул 600 башка исәпләнгән сөтчелек-товарлыклы ферма булачак.

"Август-Лениногорск" агрофирмасы төзелешне июль аенда башлап җибәрде. Объект төзелеше барлык юнәлешләр буенча график буенча бара.

- Соңгы этапта 15 000 куб метрлы черемә саклау өчен ике урын булдырылды  һәм силос-сенаж траншеясына идән япмасы җәялде. Октябрь ае уртасыннан ферма өчен металл конструкцияләре кайтартыла. 200 тонна кирәкле конструкциянең 40 тоннасы кайтты инде. Каркасны монтажлауга әзерлек бара, - ди «Август-Лениногорск» җәмгыятенең төзелеш буенча урынбасары Денис Сарычев.

 

фотолар: "Август-Лениногорск"


 

 

 


Нет комментариев