Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Язгы кыр эшләренә чыгар вакыт җитте: техника ни хәлдә, орлыкларның сыйфаты ничек?

Язгы чәчүгә чыгар вакыт җитә.

Кай арада бу карлар эреп бетте дә, кай арада язгы мәшәкатьләр килеп җитте, диярсең. Тиздән язгы кыр эшләре башланып китәчәк. Шул уңайдан аграрийлар җыелышып, киңәшләште, сөйләште.

Районыбызның Зеленая Роща авыл җирлегендә урнашкан “Союз-Агро” хуҗалыгы базасында семинар узды. Аның  эшендә “Россельхозцентр”ның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хабибуллин, Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ренат Мостафин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе, Гостехнадзор, Россельхозцентр белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. 

Быел бөртекле культураларны 27 мең гектарга якын мәйданда чәчәргә планлаштыралар. Район аграр хуҗалыклары 130 тонна элиталы орлык алган. Репродукцияле орлыкларның өлеше – 14 процент. 

Семинарда Россельхозцентр белгечләре бөртекле культураларның сыйфатын ачыклау максатыннан  үстергән үсентеләрне алып килгәннәр иде. Хуҗалыклар орлыкларга фитопатологик анализны карый алды. Россельхозцентр белгечләр әйтүенчә, уҗымнарның торышы яхшы хәлдә.

Әлбәттә, бөртеклеләрнең уңышы һава торышына гына түгел, минераль ашламаларга да бәйле. Бүгенге көндә районда 1 гектар чәчүлек җиренә 90 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама тупланган. 

Семинарда техниканы язгы чәчүгә әзерләү һәм авыл хуҗалыгы махсус техникасына техник тикшерү уздыру мәсьәләләре, саклау зоналарында куркынычсызлык кагыйдәләре, орлык материалын әзерләүнең бурычлары һәм төп моментлары каралды.

Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 181 берәмлек трактор, 22 берәмлек чәчү комплексы, 31 берәмлек чәчкеч һәм 30 берәмлек культиватор һәм катнаш агрегат әзерләнгән.

Быел аграр хуҗалыклар комплексларны ремонтлау өчен 89,3 млн. сумлык запас частьләр сатып алганнар.

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән һәм ЛМР сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев