Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күпкә өметләнергә юк: аграрийларда мал азыгының уңышы аз күләмдә

Соңгы көннәрдә һава температурасының югары булуы бөтенләй хәлдән тайдырды.

Көндез термометр 30 градустан югары күрсәтә. Җил исә дияр идең, җиле дә кайнар бит. Бөртеклеләргә яңгыр кирәк.

Гадәттә, кызу, кыздыра торган көннәр июльдә генә була торган иде. Һава торышын аңламассың хәзер. Быелгы эсселек майда ук башланды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, явым-төшем үсемлекләрнең вегетация чорыннан, ягъни 10 апрельдән башлап, бүгенге көнгә – 23 июньгә кадәр 29,9 миллиметр гына булган. Нормада исә – 102 миллиметр булырга тиешле икән.

 Әлегә 2010 елдагыча түгел, әмма хәл гаять кискен, дип әйтәләр.

Республика буенча булган мәгълүматларга караганда, яңгырлар булмау аркасында терлек азыгы узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга азрак җыелган. Безнең район кырларында да хәл бик яхшылардан түгел. Күпьеллык үләннәрнең уңышы азрак чыга, дип белдерделәр. Шулай ук мал азыгы да азрак әзерләнә.  Район хуҗалыкларында корылыкка каршы чараларның берсе – яфрактан һәм тамырдан тукландыру алып барыла,  әмма яңгырны берни алыштыра алмый.

24 июнь көненә районда бер баш  малга 6,35 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев