Кешенең үз мөнәсәбәте дигәндә, бу хәрәкәт активлыгы, туклану, вакцинация һәм башкалар керә.
Йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм эндокрин авырулар гомер озынлыгы өчен иң зур куркыныч тудыра. Бу хакта РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко сөйләде.
«Беренчесе – йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенчесе – онкология, өченчесе – эндокрин. Бу авырулар гомер озынлыгына да тәэсир итә, шулай ук бу авырулар булганда, иң югары үлем очраклары да теркәлә», - диде Онищенко.
Академик сүзләренчә, авыруларның бу төркемнәрен үстерүнең «нигезе» булып грипп, COVID-19 яки башка респиратор авырулар тора.
«Барлык кешеләр, авырмас өчен, беренче чиратта үзләре өчен үзләре җавап бирергә тиеш. Гомер озынлыгына кешенең үз мөнәсәбәте тәэсир итә. Сәламәтлек саклау органнары 20 процент кына роль уйный. Кешенең үз мөнәсәбәте дигәндә, бу хәрәкәт активлыгы, туклану, вакцинация һәм башкалар керә», - дип йомгаклады Онищенко.
Нет комментариев