Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында көнбагыш уралар

Район кырларында үстерелүче көнбагыш - май һәм орлык өчен кулланылачак.

Көнбагыш – соң суктырылып алына торган культураларның берсе. Җәй айларында сап-сары чәчәкләре белән басу-кырларыбызда ямь биреп утырган көнбагышлар бүген инде коңгырт төскә кергән, башларын түбән игәннәр.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 25 октябрь көненә  Лениногорск районында 4 мең 463 гектарда көнбагыш культурасы суктырылган. Уртача уңыш 1 гектардан 21,7 центнер тәшкил итә.

Район кырларында  барлыгы 8 мең 696 гектарда көнбагыш үсә.

Аерым хуҗалыклар буенча карасак, көнбагыш “Август-Лениногорск”та –  7116 га,  “Сатурн-Урал”да - 160 га, “Маркс” – 300 га, “Лениногорск кошчылык фабрикасы” – 943 га, КФХ “Хәбибуллин Ф.З.” – 100 га, КФХ “Макаров П.Е.” – 75 га.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев