Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграр предприятиеләре арасында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс узды

Азык әзерләү техникасын алдан хәстәрләп куярга кирәк.

Лениногорск агропромышленность комплексы предприятиеләре азык әзерли торган техникаларын смотр-конкурска тәкъдим итте.

Традиция буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының әзерлеген Татарстан  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкилләр дә килеп бәяли. Әлеге чарада Татарстан Гостехнадзор идарәсе начальнигы Альберт Борханов, ТР ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының терлекчелек бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигематзянов Альберт, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы, Гостехнадзор белгечләре катнашты.

Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына юнәлтте.

Тикшерү барышында шулай ук сенаж траншеяларының әзерлегенә, куркынычсызлык техникасын, хезмәтне саклауга, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Автомобильләрнең төзеклеге, азык җыю комбайннарына дәүләт техник күзәтүе үткәрү  тикшерелде.

Техника әзерләү буенча механизаторларның тырыш хезмәте, яхшы сыйфатлы азык уңышы җыеп алырга ныклы нигез булып тора. Берүк һава торышы гына аяк чалмасын.

Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы әзерлекле дип "Август-Лениногорск", "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе һәм "Ганиев И.М" КФХ  билгеләнде.

 

Илнур Галимов,  ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең  Лениногорск айоны буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X