Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары язгы чәчүдә катнашачак техниканы комиссиягә тәкъдим итте

Язгы чәчүдә катнашачак техникаларны республика комиссиясе күзәтүе аша узды.

 

Комиссия составында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, министрлыкның хезмәтне саклау буенча сектор мөдире Марат Гаязов, инновацион юнәлешләр кертү, үсемлекләрне саклау, химизация секторы мөдире Линар Галиев бар иде. Шулай ук тикшерү комиссиясе составында Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, Гостехнадзор белгечләре катнашты. 

Алар  хуҗалыкларныӊ машина-трактор паркында булып, тракторларныӊ, тагылма агрегатларныӊ әзерлеген карадылар, механизаторлар белән фикер алыштылар. хезмәтне саклау сораулары каралды.  Соӊыннан нәтиҗә чыгарылды. Беренче урында – “Август-Лениногорск”, икенче урында – "Союз-агро"ның “Зеленогорский” хуҗалыгы. Комиссия әлеге хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә яхшы әзерлеген билгеләп узды.

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев