Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште

Күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды


Бу атнада район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә кереште дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе.

“Август-Лениногорск” һәм “Союз-агро”ның “Зеленогорский” бүлекчәсе беренчеләрдән булып кырга чыкты һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә кереште.  525 гектарда күпьеллыкларны тукландырасы бар.  

Быел бөртеклеләр 32,5 мең гектарда чәчеләчәк, маллар өчен азык культуралары 11 мең гектардан артыграк, техник культуралар 13 мең 800 гектарда чәчелер дип көтелә. Барлык чәчү – 57 мең гектардан артык мәйданда булачак.

Язгы чәчүне башкарыр өчен 6 мең 500 тонна орлык материалы кирәк, аны узган ел запас белән күп итеп салып калдырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев