Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләште

Язгы чәчүгә чыгар алдыннан традицион семинар узды.

 

"Союз-агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсендә (Зеленая Роща) узган семинарда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Гостехнадзор, Россельхозцентр белгечләре, аграр предприятие җитәкчеләре һәм агрономнар катнашты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов районның язгы чәчүгә әзерлеге турында сөйләде, бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тукландыру бара.

Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Галимов авыл хуҗалыгы техникаларына ел саен үткәрелә торган техник күзәтү буенча чыгыш ясады.

Семинарда шулай ук Россельхозцентр һәм биологик препаратлар, химик чаралар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче компания вәкилләре дә катнашты.

"Зеленогорский" бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Шәйхетдинов әйтүенчә, аграр хуҗалык  авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә тулысынча әзерләп бетергәннәр. Кыр эшләрендә катнашырга тиешле белгечләр, хезмәткәрләр дә бар. Шулай ук минераль ашламалар да кайтартканнар, ул 1 гектарга  тәэсир итү көчендә 101 кг ашлама туры килгәнен әйтте.

"Зеленогорский" күпьеллык үләннәрне тукландыру эшен дә тәмамлаган.

 

Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән



  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев