Лениногорск районы аграр хуҗалыкларында техникаларны кышкы саклауга кую буенча тикшерү үтте (+ фотолар)
Авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, әлеге эшләрдә катнашкан техникаларны кышкы саклауга куеп, ремонт эшләре башлыйлар.
Техникалар саклауга тиешенчә куелганмы, таләпләр үтәләме, киләсе елга кыр эшләренә чыгарлыкмы икәнен махсус комиссия тикшерә.
12 декабрьдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин, Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Илнур Галимов составындагы комиссия Лениногорск районының аграр хуҗалыклары паркларында техниканы кышкы саклауга кую буенча башкарылган эшләр белән танышып, карап чыкты.
Конкурста катнашкан хуҗалыклар техниканы озак вакытка саклауга кую буенча эшләр башкарганнар, тәгәрмәчләр буялган, техникалар бер тигез иттереп тезеп куелган.
Комиссия кайбер урыннарда җитешсезлекләрне дә ачыклады. Мондый җитешсезлекләр: икмәк җыя торган комбайннарда каешларны бушату буенча башкарылмаган эшләр, агрегатларда һәм авыл хуҗалыгы машиналарында гидроцилиндрларның саклагыч составлар белән капланмавы, бункерларның яңгырдан һәм кардан ябылмаган булуы.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы әзерләнгән хуҗалыклар дип, “Союз-Агро”ның “Зеленогорский” бүлеге, “Август-Лениногорск”, “Маркс” билгеләнде.
фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев