Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында уҗымнар торышы бәяләнде

Район кырларында 2025нче ел уңышы өчен барлыгы 13 мең 421 гектарда уҗымнар чәчелгән.

Район кырларында 2025нче ел уңышы өчен барлыгы 13 мең 421 гектарда уҗымнар чәчелгән. Бүгенге көндә аларның торышы канәгатьләнерлек, бөтенләй дә чыкмыйча калган шытымнар юк.

“Хәзерге вакытта уҗымнарның барысы да чыкты, дөрес, октябрьнең икенче декадасында явым-төшем аз булып, температура режимы да түбән иде. Бу уҗымнар өчен бик үк уңай булмады”, - ди “Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге белгечләре.  

Октябрь ае ахырында белгечләр уҗымнар торышын бәяләде. Барлык чәчелгән мәйданның 4 мең 881 гектарында уҗымнар – яхшы хәлдә, 5 мең 885 гектарда – уртача, 3 мең 355 гектарда – начаррак хәлдә, ягъни шытымнар сирәк тишелгән.

 Район басу-кырларына 13 мең 421 гектарда чәчелгән уҗымнарның 12 мең 470 гектарында – уҗым бодае, 951 гектарында – көзге арыш. Уҗымнар кышкы чорга яхшы хәлдә кереп, кышын туңмыйча чыксыннар һәм җитәрлек күләмдә шикәр җыя алсыннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев