Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырында уҗымнарны тикшерделәр

Районыбыз кырларында узган ел көзен чәчелгән уҗымнарның күбесе кышка яхшы хәлдә керде.

Кыш айлары дәвамында аларның торышын Татарстан буенча “Россельхозцентр”ның Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре кырга чыгып, карап, тикшереп, анализлап торды.

 Белгечләр әйтүенчә, уҗымнарга җылы, яңгырлы һәм салмак килгән яз файдага булачак. Шулай ук яхшы уңыш алу, уҗымнарның хәлен яхшырту өчен язгы кыр эшләренең дә вакытында башкарылуы кирәк.

Шушы көннәрдә “Россельхозцентр”ның Лениногорск районы бүлеге белгечләре кырга чыгып, уҗымнар торышын тикшерде. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: хәзер Лениногорск бүлегендә яңа җитәкче – Алмаз Мәүлетов эшли. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, үсемлекчелекне биш бармагыдай белгән Алмаз Мөкатдәсович яңа вазифасын уңышлы башкарыр.

Бүлек белгечләре һәм Лениногорск кошчылык фабрикасы агрономы Рәхим Гаделшин белән берлектә кошчылык фабрикасы кырындагы уҗым бодаен тикшерделәр.

Биредә уҗым бодае 208 гектарда элиталы орлыклар белән чәчелгән. “Скипетр” сортлы бодай тулысынча кар белән капланган. 

“Кырда кар катламы 55 сантиметр. Боз элпәсе юк. Үсемлек тармаклану үзәгендә температура 0,3 градус тирәсе. Һәлак булган уҗымнар күзәтелмәде”, - ди “Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Алмаз Мәүлетов.

фотолар: «Россельхозцентр»ның Лениногорск бүлегегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев