Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы сыер савучысы бәйгедә сынатмады

Безнең районнан Румия Давлетова машина белән сыер саву операторларының 51 нче республика бәйгесендә үз номинациясендә беренче урын алып кайтты.

Ютазы районында узган бәйгегә Татарстанның 43 районыннан 86 катнашучы килгән. Ярышлар ике көн дәвамында бара. Бәйге берничә этаптан торган. Программага сыер савучыларга бурычларны үтәү өчен кирәкле теоретик биремнәрне һәм практик күнекмәләрне күрсәтү кертелгән булган. 

“Бәйгенең жюри әгъзалары сөт сыйфатын тәэмин итүгә һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирде”, - ди Румия ханым.  Бу –мөһим,  чөнки машина белән сыер саву операторларының көндәлек практикасында югары санитар сыйфатлы сөт алу шуңа бәйле.

Конкурста Лениногорск районын “Август-Лениногорск” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Румия Давлетова тәкъдим итте. Аның эш стажы бик күп булмаса да, сынатмады. Конкурста теоретик белемнәрен, практик этапларында күнекмәләрен һәм осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә, яшь конкурсантлар арасында беренче урынны яулады.

Конкурста Диплом, медаль, сертификат һәм азык-төлек тупланмасы белән бүләкләнә.

38 яшьлек Румиянең мондый конкурсның район күләмендә үткәрелгәнендә катнашканы булган һәм призлы урыннарны кулдан ычкындырмаган.

 “Әлбәттә, дулкынлану булды. Шушы борчылулар аша бәйгенең, машина белән сыер саву операторларының хезмәте мөһим һәм кирәк икәнен дә аңлыйсың. Ике көн дәвамында катнашучылар белән нык дуслаштык”, - ди.

Яңа Иштирәк кызы Румия терлекчелек хезмәтенең ни икәнен күреп, белеп үскән. “Әти терлекче дә, көтүче дә булды. Әни колхозда сыер сауды. Кечкенәдән аның белән бергә эшкә йөрдем”, - дип сөйли.

Сыер савучы ханым үзе эшли торган аграр предприятиене уңай яктан телгә алды. “Хезмәт хакы вакытында түләнә. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, аңлашып эшлибез”, - ди ул. Эштә – үз һөнәренең остасы, өендә – дүрт балага яраткан әни ул.
 

Язманы тулырак «ЗАМАН СУЛЫШЫ» газетында 6 сентябрьдә укый аласыз.

 Ильмира Әблязева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев