Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр

Лениногорск районы агропромышленность комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.

Кояш җылырак карый, карлар эри, җир әкренләп өлгерә, димәк, тиздән язгы чәчү башланачак. Әзерлек ничек барганлыгын махсус комиссия тикшерү барышында карады.

 Чарада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Әмир Шакиров, «Россельхозцентр» Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Мостафин, Дәүләт техника күзәтчелегенең, Россельхозцентрның бүлек башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар катнашты. 

Конкурска кыр эшләрендә, орлыклар һәм минераль ашламалар ташуда җәлеп ителәчәк барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары комплексы тәкъдим ителде. Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү берничә юнәлеш буенча алып барылды: техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш.

Бәя бирү комиссиясенең игътибары башкарылган ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүгә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү узуга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина аптечкалары белән тәэмин ителешенә бирелде.

Шулай ук комиссия әгъзалары механизаторларга хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт таләпләрен үтәү зарурлыгы турында аңлатмалар бирделәр.

Конкурс нәтиҗәсе буенча иң яхшы әзерлекле хуҗалыклар дип, “Союз-Агро”, “Август-Лениногорск”, “Ганиев И.М” КФХ һәм “Ленин” җәмгыятьләре билгеләнде. 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев