Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында 7 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә, аларга субсидия дә каралган

Сыер асрыйсың икән – субсидиясен бирәләр, ферма төзисең – чыгымын кайтаралар

Лениногорск районында 7 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә, шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләр дә каралган.

Хәзерге вакытта авыл җирендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында күп итеп мал асрап, кош-корт тотып, продукция җитештерүчеләргә сокланып, афәрин сезгә диясе генә килә.

Чөнки күпме тырышлык куеп, физик көчеңне кертеп, ул малларны үстер дә юк бәягә сатарга туры килә. Шулай ук сыер сөтен дә түбән бәядән кабул итәләр. 

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, Лениногорск районында 7 мең 153 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә (мәгълүматлар 2025 елның 1 апреленә). Өч ел элек 10 меңнән артык шәхси хуҗалык бар иде. 

Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, сыер, сарык-кәҗә, ат, дуңгыз, куяннар асрыйлар, кош-корт, бал кортлары тоталар. Мөгезле эре терлек барлыгы – 1707 баш, шулардан сыерлар саны – 866. Шәхси хуҗалыкларда 16 мең 830 баш кош-корт исәпләнә. 

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, быелдан шәхси хуҗалыкларга субсидия күләме арттырылды. Татарстанның азык-төлек иминлеген булдыруга кече хуҗалыклар да зур өлеш кертә. 

Савым сыерларын тотуга ставкалар, хуҗалыкның керемлелегенә бәйсез рәвештә, бер баш сыерга 6300 сумга кадәр арттырылды. Шулай ук кәҗәләр асрауга субсидия  1000 сумга кадәр арттырылды. 

Сыерлар өчен мини-фермалар төзүгә дә субсидияләр арта: 8 сыер һәм аннан күбрәк булганда –  600 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр һәм 5 сыердан –  300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, товар терлекләре сатып алуга — 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар һәм берне бозаулаган сыерлар сатып алуга – 70 мең сумнан 90 мең сумга кадәр арттырылды.

Субсидяигә гаризаларны ЛПХлар исә йә үзләре, йә авыл җирлеге аша гариза бирә ала. 
Субсидия алу өчен түбәндәге документлар кирәк: 
– шәхси ярдәмче хуҗалык җир кишәрлеген арендага алган очракта аренда килешүе; 
– түләүле ветеринария хезмәте күрсәтү турында килешү;
– шәхси хуҗалык башлыгының паспорты; 
– бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан милек хокукындагы һәм яисә башка хокуктагы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлеге булуын раслый торган документ.

Быел Лениногорск Сабан туенда үз хуҗалыкларында уңышлы гына мал үстерү эшен алып баручы шәхси хуҗалык башлыклары муниципаль район Советының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификаты белән бүләкләнде. Алар арасында Куакбаш, Яңа Иштирәк, Сугышлы, Сарабиккол, Түбән Чыршылыдан хуҗалыклар бар иде. Сарабиккол авылыннан Газинур Биктимировлар гаиләсе 8 баш сыер асрыйлар икән.

“Авылдагы иң уңган гаиләләрнең берсе, - ди авыл башлыгы Гүзәл Адельшина. – Алар күршеләрендәге ташландык урынны сатып алып, шунда маллар өчен ферма төзиләр, түбәсен яптылар. Әле тагын атлар, бозаулар да тоталар. Гаилә хуҗасы Газинур – аграр хуҗалыгыбызда склад мөдире, хатыны Гөлия – балалар бакчасында ашарга пешерүче. Өч бала үстерделәр. Алары да әти-әниләре кебек, эш сөючән”. 

Газинур Биктимиров хуҗалыгы май аенда Сарман районында узган авылда хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зональ семинар-киңәшмәдә дә бүләкләнде. Ул чакта  “Иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә Лениногорск районыннан дүрт шәхси хуҗалыкны бүләкләделәр. Моннан тыш шәхси хуҗалыкларны үстерүдә уңышлы эшләүче авыл җирлекләре дә билгеләп үтелде. 

Яңа Чыршылы авыл җирлегендә дә уңышлы эшләп килүче шәхси хуҗалыклар бар, ди авыл башлыгы Регина Мөхәмәтшина. Аның әйтүенчә, Дадабек  Каландаров хуҗалыгы мөгезле эре терлек белән шөгыльләнә, шулай ук Наталья Ханнанова, Сергей Лапаскин мөгезле эре терлек асрыйлар, ә Илдар Низамовлар исә кәҗә үстерү белән шөгыльләнә. 
 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 20 июнь санында.

фотода: Шәхси хуҗалыкларны Сабантуйда бүләкләделәр. 

Розалия Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев