Районыбыз кырларында барлык мәйданның яртысыннан артыгында бөртеклеләр суктырып алынган. Безнең район игеннәрне җыюда республика буенча беренче өчлеккә кергән.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 26 августка бөртеклеләр 15 мең 335 гектар мәйданда суктырылган, ягъни урак 64 процентта башкарылган. Игенчеләр көзге арыш һәм көзге бодайны суктыруны тәмамлады. Шушы көннәрдә борчак та тәмамланачак. Бүгенге көндә арпа, язгы бодай, солы суктыру эше бара.
Барлыгы 48 мең 283 тонна ашлык амбарларга кайткан. Иң күбе – көзге бодай – 30 мең 716 тонна. Бөртеклеләрнең уңышы төрлечә: әйтик, көзге бодайның уңышы бер гектардан 34,5 центнер тәшкил итә, язгы бодайныкы – 30,6 центнер, арпа – 27,2 центнер.
Язгы рапсны суктыру эше дә башланды, ул барлыгы 9 мең 890 мәйданда чәчелгән, бүгенге көндә 1 мең 147 гектарда җыелган. Рапсның уңышы бер гектардан – 18,4 центнер. Кырларда 40тан артык комбайн эшли.
Басу-кырларда көзге чәчү эше дә бара. 26 август көненә булган мәгълүматка караганда, 5675 гектарда чәчелгән. Планда – 14 мең 757 гектар.
Икмәк уңышы язмышы механизаторлар тырышлыгына, хуҗалык җитәкчесенең эшне оештыра белү сәләтенә һәм һава торышына да бәйле. Эшләре уң барсын, икмәк сыйфаты югалмыйча, амбарларны тутырсын.
фото: Заман сулышы
Нет комментариев