«Сезнең куллар алтын»: Лениногорск районының аграр тармак хезмәтчәннәре бүләкләнде, хөрмәтләнде (+фоторепортаж)
Лениногорскида гомерен авыл хуҗалыгына һәм эшкәртү промышленностенә багышлаучы фидакарь затларны җыеп, хөрмәтләделәр, бүләкләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Узган атнада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды.
Алдынгылар слеты бәйрәм табыны, мул өстәлләр артында үтте. Чарага килүчеләргә матур итеп ясалган фотозона да оештырганнар. Алтын төсендәге башакларны колачлаган көлтәләр дә чараның эчтәлегенә туры килеп тора.
Ел саен авыл хуҗалыгы тармагын һава торышы шартлары сыный. Быел май аенда булган суыклар сәбәпле 2 мең 279 гектар мәйданда язгы рапсны янәдән чәчәргә туры килгән. “Июнь ахыры – июльнең беренче яртысында коры җил булу шулай ук көткән нәтиҗәне бирмәде. Шулай да районыбыз игенчеләре тырышлыгы белән 55 мең 560 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Уртача уңыш бер гектардан 25,4 центнер тәшкил итте. Терлекчелектә кыш чыгар өчен бер шартлы баш малга 42,6 центнер азык берәмлеге әзерләнде”, - ди Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов.
Ил табынын продукцияле итүгә өлеш кертүчеләрне тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габдулхак Мотыгуллин һәм Лениногорск районының элеккеге башлыгы, хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов килде.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына “Август-Лениногорск” җәмгыятенең тракторчы-машинисты Азат Габидуллин, Лениногорск Гостехнадзор бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов лаек булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын “Сатурн-Урал” хуҗалыгыннан тракторчы Илнар Аскаровка тапшырдылар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына 17 хезмәткәр лаек булды, араларында тракторчылар, бухгалтериядә эшләүчеләр, КФХ җитәкчеләре, машина белән саву операторлары бар.
Аграр хуҗалыкта оештыра белә торган җитәкче булса, эшләр алга бара. Безнең авыл хуҗалыгында да андый җитәкчеләр бар: «Август Лениногорск» - Илнур Гиниятуллин, «Маркс» - Ильяс Ганиев, «Союз-Агро» Зеленогорский бүлекчәсе – Фәнис Шәйхетдинов, «Лениногорск кошчылык фабрикасы» - Ирек Ягафаров.
Комбайнчылар арасында уза торган район конкурсы – унынчысы иде. Бәйрәм чарасында “Урак-2024” конкурсы җиңүчеләрен хәбәр иттеләр: беренче төркемдә – Азат Хәбибуллин, фермер хуҗалыгында эшли, барлыгы 1819 тонна ашлык суктырган. Икенче төркемдә – Атлаз Магизянов, “Сатурн-Урал”да эшли 1762 тонна суктырган. Өченче төркемдә – Әсхәт Сахапов, “Маркс” хуҗалыгында эшли, 1500 тонна суктырган. Дүртенче төркемдә – Рамил Шамгунов, «Август-Лениногорск»та эшли, барлыгы 4261 тонна ашлык суктырган.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә үзләренең иң матур җырларын Люция Мусина, Раил Гыйззәтуллин, Людмила Михайлова бүләк итте. Рөстәм Идиятов гармунда моң таратты.
Тулы язманы «Заман сулышы» газетында 6 декабрь санында укый аласыз.
Роман Богатов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев