Лениногорск районының яшь белгече хезмәт юлын туган ягында башлый
Яшь кенә булса да, үз һөнәре турында яратып сөйли.
Хәер, үз эшеңне яратмасаң, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, терлекчелек тармагында эшләп булмас иде, бигрәк тә ветеринариядә.
Терлекне яраткан, аның авыруын үз йөрәге аша уздыра алган кешеләр генә мал табибы булып китә ала торгандыр.
«Дөресен әйткәндә, мин ветеринар һөнәре буенча укырга китәрмен дип уйламаган идем. 11нче сыйныфтан соң кая укырга керергә дип озак кына бер ныклы карарга килә алмадым», - дип сөйли 24 яшьлек Назар Ефаров.
Ветеринар белгечлеген сайлауда гаиләдә мал табиблары булу да зур роль уйнагандыр, дип өсти ул минем белән аралашканда. Әтисе һәм абыйсы да – ветеринарлар. Сүз уңаеннан, абыйсы Валерий Ефаров Лениногорск ветеринария берләшмәсендә эшли. Димәк, Назар да – әтисенең һөнәрен дәвам итүче. Яшь белгеч бүгенге көндә “Август-Лениногорск” җәмгыятендә ветеринар табиб булып эшли.
Ул үзе районыбызның Мордва Кармалка авылында туып-үскән. 9нчы сыйныфны шушы авыл мәктәбендә тәмамлаган. Ә 10-11нче сыйныфны Иске Куак мәктәбендә укый. Аннан соң Казан ветеринария медицина академиясендә мал табибы һөнәрен үзләштерү өчен белем ала. Булачак эш урыны белән практика узганда ук таныша. Дүртенче курста вакытта практиканы “Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгында үтә. “Шул вакытта мин булачак һөнәремнең башлангыч элементларын үзләштерә башладым. Аграр хуҗалык практикада ук үзләренә эшкә чакырды. “Сине эшкә көтәбез” дип калдылар”, - дип сөйли Назар.
Бишенче курста практиканы Лениногорск ветеринария берләшмәсендә уза. Аннан соң академиядә укуын тәмамлауга туп-туры эшкә “Август-Лениногорск”ның Ялтау сөтчелек-товар комплексына килә.
«Әлеге аграр предприятие – заманча, тиз үсештәге җәмгыять. Эшемне яратып башкарам. Коллектив та дус-бердәм. Янәшәмдә – тәҗрибәле мал табиблары, алар миңа булыша, киңәшләрен бирәләр. Монда озак еллар эшләрмен дип уйлыйм», - ди яшь хезмәткәр.
Розалия Мостафина
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында, 15 ноябрь санында укый аласыз.
Фото: Назар Ефаровтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев