Лениногорск районының җитен һәм борчаклары Кытайга китте
Татарстаннан Кытайга тимер юл буенча яңа маршрут 10 процентка арзанрак һәм диңгез транспортыннан өч тапкыр тизрәк булып чыкты.
«Август-Агро» идарәче компаниясе Кытайга тимер юл белән җитен һәм борчакның беренче партияләрен җибәрде.
1600 тоннага якын продукция күләмендәге контейнер поездлары шушы көннәрдә «Бер пояс һәм бер юл» контейнер терминалыннан киткән. Составлар Казахстан аша транзит белән Тяньцзинь станциясенә кадәр барачак.
Элегрәк компания продукцияне диңгез аша көньяк портлары аша экспортлаган булган инде. Тимер юл транспортына күчү логистик чыгымнарны Новороссийск аша маршрут белән чагыштырганда 10 процентка киметергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итте «Август-Агро» ИК коммерция бүлеге башлыгы Әмир Галяутдинов.
Илтеп җиткерү сроклары да кыскарачак: поездлар билгеләнгән урынга бер айдан килеп җитәр дип көтелә, ә диңгез юлы кимендә өч айны ала.
Экспортлана торган җитен һәм борчакны Мөслим һәм Лениногорск районнарындагы «Август-Агро» агрофирмалары үстергән.
Продукцияне экспортка әзерләүне һәм контейнерларны оператив төяүне дә алар: «Август-Мөслим» һәм «Август-Лениногорск» тәэмин итте.
фото: «Август-Агро»дан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев