Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ярдәм күрсәтелде

Районыбыз җирлегендә яшәп, үз шәхси хуҗалыгында маллар асрап, төгәлрәк әйтсәк, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга ярдәм күрсәтелде:

әлеге гаиләләргә автомобиль прицеплары тапшырылды.

Сыер яки мал асрауның файдасы калмады диючеләр булса да, Лениногорск районында үз шәхси хуҗалыкларында маллар тотып, сыер савып, үгезләр симертеп яшәүче гаиләләр бар.

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районыбызда 10 меңгә якын гаиләнең шәхси хуҗалыгы бар. Аларда 2 мең баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

Муниципалитет тарафыннан шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә. 2017 елдан алып, 2023 елга кадәр күпләп сыер асраучы хуҗалыкларга савым аппаратлары тапшырдылар. Шушы еллар эчендә барлыгы 123 савым аппараты бирелгән.

Быел исә муниципаль район тарафыннан өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә автомобиль тагылмалары (прицеп) бирү карары кабул ителде.

Сабантуй бәйрәмендә әлеге гаиләләрне мәйданга чакырып, тантаналы төстә прицепларның сертификатлары тапшырылды.
Ә менә күптән түгел, Республика көне алдыннан автомобиль тагылмаларын гаиләләр кулына тапшырдылар. Барлыгы 40 гаилә мондый төр транспорт чарасын алды (гомуми суммасы 2млн 280 мең сум).

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, әлеге прицеп – хуҗалыкта кирәкле. “Шәхси хуҗалыклар өчен әлеге ярдәм төре файдалы булыр дип уйлыйбыз. Бу прицеплар Татарстанда эшләнгән. Тагылманың киңлеге 1 метрдан артык, озынлыгы – ике метр. Монарга 750 килограммга кадәр йөк салып була”, - ди ул.

Әлбәттә, тагылма – транспорт чарасы кебек. Аңа номер алырга, дәүләт теркәвенә кертергә кирәк, документлары булырга тиеш. Гаиләләргә тапшырылган автомобиль тагылмасының рәхәтен күрсеннәр, дип телибез.

Розалия Мостафина

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев