Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының шәхси хуҗалыклары ни хәлдә?

Шәхси хуҗалыкларда мал тоту, сыер асрау кыйммәткә төшә, билгеле. Шунлыктан район авыл җирлекләрендә мал саны кимүгә аптырыйсы да түгел.


 Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, Лениногорск районында 10 мең 663 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә (мәгълүматлар 2022 елның 1 гыйнварына), узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 21 шәхси хуҗалыкка кимрәк.

Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, сыер, сарык-кәҗә, ат (бик сирәк кенә) асрыйлар, кош-корт, бал кортлары тоталар.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган  мәгълүматка караганда, шәхси хуҗалыкларда сыер башы күп түгел, быелның 1 гыйнварына - 1 мең 48 баш. Узган елның 1 гыйнварына 1 мең 162 баш булган, 2021 елның 1 гыйнварына – 1 мең 192 баш.
Быелгы мәгълүматлар буенча карасак, иң сыерлы авыллар – Урмышлы (94 баш), Писмән (92 баш), аннан соң Яңа Иштирәк (85 баш) һәм Керкәле (79 баш), Куакбашта – 73 баш сыер.

Гомумән алганда, Урмышлы авылында шәхси хуҗалыкларда барлык малларны да күпләп асрыйлар. Әйтик, мөгезле эре терлек – 219 баш, бу барлык авыллардан да иң югары күрсәткеч. Урмышлыда шәхси хуҗалыкларда 511 баш сарык асрыйлар, бал кортларын да күпләп тоталар монда. Сарыклар Писмәндә – 245, Сарабикколда – 184, Керкәледә – 183, Куакбашта – 181, Яңа Иштирәктә – 167, Мичурин, Зеленая Рощада – 128-127.

Ә менә авылларда кош-корт асрау буенча күрсәткечләр төрле. Иң күп кош-кортлы авыл – Мичурин, монда 1 мең 885 баш кош-корт исәпләнә. Аннан Сарабиккол авыл җирлеге, биредә – 1 мең 498 баш, Иске Куакта – 1 мең 290, Иске Шөгердә – 1 мең 251 баш. Яңа Иштирәк белән Түбән Чыршылыны да кош-кортны күпләп асраучылар рәтенә кертергә була, 1 мең 230 һәм 1 мең 110 баш.

Районыбыз авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда куяннар да асрыйлар, Тимәштә – 143 баш, Урмышлыда – 128, Ивановкада – 92 баш.

Авылларыбызда уңган-тырыш хуҗалыклар бал кортлары да тота, иң күп асраучы Урмышлы дип яздым. Аннан кала Куакбаш (426), Иске Шөгер, Иске Куак, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы – “баллы”.

 

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев