Әлегә районның өч хуҗалыгы уракка төште.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, өч аграр предпритяие - "Август-Лениногорск", "Сатурн-Урал", "Маркс" җәмгыятьләре уҗым бодае суктырырга керешкән.
358 гектарда әлеге культура суктырылган. Уңыш әллә ни мактанырлык түгел, ди хуҗалыклар, уҗым бодае гектарыннан 13 центнер тәшкил итә.
Быелгы уракта район кырларыннан 32 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшен башкарасы бар.
Нет комментариев