Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск Сабан туенда авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр (+ фотолар)

Лениногорскида милли бәйрәмебез Сабантуй гөрләде.

Сабантуй – беренче чиратта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хөрмәт, итирам курсәтү ул. кыр батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме дә.

Бүгенге Сабантуйда да фидакарьләрчә  хезмәт куйганнар мәйдан түренә чакырылдылар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Терлек азыгы базасын тотрыклы тәэмин итү өчен 2 мең гектарда азык культуралары игелде, ә 18 мең гектарда техник культуралар чәчелгән. Лидерлар арасында-«Август-Лениногорск», «Союз-Агро» һәм «Маркс» 

Авыл хуҗалыгы структурасында бүген терлекчелек тармагы аеруча зур әһәмияткә ия.

Ел башыннан районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 5 мең тонна сөт һәм 2 мең тонна ит җитештерелгән.

Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде: 
Рәмис Мугинов,  «Август-Лениногорск» зернотогы мөдире

Исмагилов Ильнар ,  «Маркс» механизаторы

Минегулов Ильдар механизатор , «Маркс»

Рахимов Марс, механизатор, «Кузнецов Илья Николаевич» фермер хуҗалыгыннан

Туктамышев Ильнар , «КФХ Виктория» баш инженер.

Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:

Лукьянов Александр , «Август Лениногорск» тракторчы-машинист

Исламова Татьяна , «Август Лениногорск»; ветеринар табиб

Осипова Ирина «Август Лениногорск», маллар караучы оператор

Храмова Мария , «Агро-Строй», малларны үстерү цехы начальнигы

Ханиев Данис , «Союз Агро» инженер,

Макаров Павел ,  КФХ хуҗалыгы башлыгы

Ханнанов Альберт , КФХ башлыгы

Моннан тыш 18 механизатор,  18 – терлекчелек тармагында эшләүчеләр Лениногорск муниципаль районы  Советының Мактау грамотасы, акчалата премия  белән бүләкләнде.

Хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск Сабантуй Лениногорск Сабан туе Лениногорск САбантуй 2025