Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида 8 район вәкилләре катнашында терлекчелек буенча зональ киңәшмә үтте

Лениногорскида “Терлекчелек тармагының I кварталы нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар” темасына зональ семинар-киңәшмә узды.


Анда көньяк-көнчыгышның 8 районы: Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Чирмешән, Сарман, Ютазы районнарыннан авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек, нәсел эше буенча консультантлары,  хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар катнашты.

Эшлекле киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә үтте. Шулай ук семинарда Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты.

Семинар-киңәшмә зур агрокүргәзмәдән башланды, Мәдәният сараеның фойесында авыл хуҗалыгында кулланылучы яңа технологияләр, җиһазлар, ветеринария препаратлары, азык-төлек өстәмәләре тәкъдим ителде.

Семинар барышында мөгезле эре терлекләрне саклау, малларны җәйге лагерьларга күчерү, селекция-токым эше, малларны ашатуны оештыру сораулары каралды.

Хуҗалыкларда ветеринария ягыннан иминлекне тәэмин итү, һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү буенча бурычлар әйтелде.

 Шулай ук цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча да фикер алыштылар, сөт җитештерү һәм аның сыйфаты  сораулары каралды.

 

Тулырак "Заман сулышы"ның киләсе санында.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев