Лениногорскида орлыкчылык үсеше буенча республикакүләм киңәшмә узды
Киңәшмә башта Лениногорск нефть техникумында булды.
Семинар-киңәшмәдә «Россельхозцентр»ның Татарстан районнары филиаллары- бүлекчәләре җитәкчеләре, белгечләре, Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, ведомствоның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Алмаз Мәүлетов катнашты.
Нефть техникумында семинарда катнашучылар 9 айлык эшкә йомгак ясадылар, 2026 елга бурычлар билгеләделәр.
«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков орлыкчылык буенча агымдагы вәзгыять, Татарстанда орлыкларның нәтиҗәле базарын үстерү өчен шартлар тудыру, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыкларының сыйфатын яхшырту зарурлыгы, орлыкчылыкның норматив-хокукый базасын камилләштерү турында сөйләде.
Орлык фондын яңарту, яклау чаралары үткәрү, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын калибрлау турында сөйләштеләр.
Конференциянең икенче өлеше Владимир Рословның фермерлык хуҗалыгында узды. Биредә орлык чистарту һәм эшкәртү буенча завод эшләп килә.
Катнашучылар ГОСТ таләпләре буенча чәчү кондицияләренә кадәр орлык материалын әзерләү белән таныштылар.
фотолар: Россельхозцентр



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев