Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Малларга баланслы рацион кирәклеге турында семинарда сөйләштеләр

Район хуҗалыкларының  терлекчелек биналарында “сөт таксие” йөри. Бу бары берничәсендә генә. Яшь маллар өчен файдалы икән. Ул, әлбәттә, образлы гына әйтелә. “Сөт таксие”нда сөт тиешле температурада саклана һәм аны яшь бозауларга эчертәләр. Ул мичкә формасында, аны терлекче этеп йөри. Менә сиңа “такси”.


Терлекчелек буенча семинарда бу хакта сөйләштеләр. Ул Сарабиккол авылында, “Сатурн-Урал” хуҗалыгы базасында узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов,  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов,  аграр предприятие җитәкчеләре, зоовет белгечләр катнашты.

Семинарда катнашучылар иң элек “Сатурн-Урал” хуҗалыгының Мордва Кармалка бүлекчәсендәге бөртеклеләр складында булды, азык әзерләү техникасы белән танышты. Аннан  бозаулар бүлегендә малларны тәрбияләү, ашату шартларын карадылар.

Сарабиккол бүлекчәсендә терлекчелек комплексларында булдылар.  Биредә комплексны уңай яктан телгә алдылар, чисталык, вентиляция буенча күп эшләр эшләнгән, хуҗалыкны үрнәк итеп күрсәттеләр.

Монда һәр хуҗалыкның малларына ашата торган азыкларына анализ турында сөйләделәр, һәр хуҗалык анализ белән таныша алды.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев