Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр предприятиеләрендә мал азыгы әзерли торган техникаларны комиссия тикшерде (+ фотолар)

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләүдә катнашачак техникаларның һәм азык саклау урыннарының әзерлеген тикшерү үтте.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча ел саен терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан АПК хуҗалыклары арасында азык җитештерү техникасының әзерлеген тикшерү буенча бәйге үткәрелә.

Быел әлеге тикшерү-бәйге барышында республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы советнигы Расул Шәрипов, нәсел эше һәм терлек үрчетү бүлеге җитәкчесе Дамир Миннебаев, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмарданов һәм Гостехнадзор, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре кергән комиссия эшләде. Тикшерүгә нәтиҗәләр ясау эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Тикшерү барышында комиссия азык җыеп алу техникасының техник торышына, техниканы эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә, шулай ук сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор паркларының һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлегенә, янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирде. 

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, районда азык культуралары мәйданы шактый. “Быел районда 10 мең гектарда азык культуралары мәйданында эш башкарырга туры киләчәк. Малар кышны яхшы, тук чыксын өчен 8 мең тонна печән, 17 мең тонна сенаж һәм 15 мең тонна чамасы силос кирәк була”, - ди Илнур Шәмарданов.

Тикшерү барышында тиешле критериягә туры килгән техникаларга бәя куеп бардылар. Нәтиҗәдә, беренче урынны “Август-Лениногорск” агрофирмасы алды, икенче урында – “Маркс” хуҗалыгы.

 

  • Лениногорск районында барлыгы 10 берәмлек азык җыя торган комбайннар, 10 берәмлек үзйөрешле чапкычлар, 26 пресс-җыйгыч һәм мал азыгы әзерләүдәге башка техникалар бар.

Розалия Мостафина

Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән һәм  leninogorsk.tatarstan.ru сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев