Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларына яңа төрле «сый» - аммиак суы

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышның торышын кайгыртып, агротехнологик чаралар үткәрә. Шундый чараларның берсе – кырларга аммиак суы кертү.


Дөрес, безнең районда аммиак суын кертергә бары бер хуҗалык кына алынды, моны быел беренче тапкыр “Август-Лениногорск” агрофирмасы башкара. Быелгы сезонда уҗым бодае һәм язгы рапс чәчүлекләренә сусыз газ сыман аммиак урынына аммиак суы кертелә. Эретмә эшчеләр тарафыннан предприятиедә булган сыйдырышлы мичкәләрдә, икенче төрле “КАС кайнату мичкәсе”ндә ясала.

Азотлы ашлама кертү мәйданнары – 10 мең 75 гектарда, шуның 1 мең 800дән артыгы Бөгелмә районында.

Газ сыман аммиактан аермалы буларак, аммиак суы үсемлекләрне азот белән тукландыра. Белгечләр әйтүенчә, газ сыман аммиак явым-төшем булмаганда, туфрактан очып та бетәргә мөмкин. Уҗым бодаена – тәэсир итү көчендә булган 46 килограмм, рапска тәэсир итү көчендә булган 72 килограмм аммиак суы кертелә.

Кырга зур мичкәләр белән алып килгәч, тракторга тагылган җиһаз белән, мультиинжектор ярдәмендә ашлама кертелә. Мультиинжектор – сыек ашламаларны туфрак эченә төгәл итеп кертү конструкциясе. Болай керткәндә туфрак өслегендәге катлам саклана, ноу-тилл (No-Till) технологиясе вакытында бу бигрәк тә мөһим. Билгеле булганча, “Август-Лениногорск” хуҗалыгы әлеге технология белән эшли.

Белгечләр якынча исәпләүләр чыгарганнар: көзге тукландыру буенча яңа ысулны куллану бер гектарга 2 мең сумга кадәр экономия ясый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев