Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында язгы чәчү бара

Атна башында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чәчүгә кереште.


 Бүгенге көндә басу-кырларда тракторлар тавышы гөрелтесе тынмый. Берәүләр тырмалауда, тукландыруда булса, икенчеләре бөртеклеләрне җиргә-туфракка чәчә. 11 апрель көненә авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, чәчүгә “Август-Лениногорск”, “Союз-агро”ның “Зеленогорский” бүлекчәсе, “Маркс” хуҗалыклары керешкән.

11 апрель көне мәгълүматы буенча, чәчү 1 мең 215 гектарда башкарылган. Шуның 130 гектарында – язгы бодай, 145 гектарда – берьеллык үләннәр һәм катнаш азык, 940 гектарда горчица чәчелгән. Горчицаның мөһимлеге шунда – җирнең һәр гектарында тәэсир итүче матдә калдырырга сәләтле ул, ди авыл хуҗалыгы белгечләре.

Районда механизаторлар тиздән тырмалауны төгәлләячәк, уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр тырмалау 90 процентка якын эшләнгән. Уҗымнарны тукландыру – 11 мең 280 гектарда, күпьеллыкларны 2 мең 900 гектарда башкарылган.

 

фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X