Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында урак финишка якынлаша, җир эшкәртү эше дәвам итә

Шушы көннәрдә район басу-кырларында бөртеклеләрне җыю төгәлләнәчәк.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, барлыгы 51 мең 500 тоннага якын бөртекле суктырылган.

Ашлыкның иң күп өлеше көзге бодай һәм язгы бодайга туры килә. Аннан – арпа, ул 7 мең 150 тонна җыелган.

Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24 центнер тәшкил итә. Аерым алганда, язгы бодайныкы – 26,5 центнер. Быел игенчеләргә бөртеклеләрне җыю җиңелләрдән булмады, башта яңгырлар тоткарлап торды, сентябрь ае коры килеп, ярый әле тәмамларга ирек бирде.

Хәзерге вакытта хуҗалыклар соң өлгерә торган рапс һәм җитен культурасын суктыруда эшли. Рапс – 13258 гектарда, җитен 2501 гектарда чәчелгән. Җитен май өчен үстерелгән, аны май ясауга тапшыралар.

Аннары соңрак көнбагыш урырга керешәчәкләр.

Кырларда көзге чәчү эше дә бара. Уҗымнарны 12 мең 245 гектарда чәчәргә планлаштыралар, 25 сентябрьгә 10 мең 865 гектарда чәчелгән.

Район кырларында җир эшкәртү эше дә бара, 8 мең 700 гектарда җир эшкәртелгән, барлык мәйданның 55 проценты үтәлгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев