Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында уракка төштеләр

Дөрес, ныклап керешеп китәргә коры көннәр юк, яңгырлар бераз комачау итә.

Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсеннән 31 июль көненә алган мәгълүматка караганда, 1954 гектарда бөртеклеләр җыелган.

Бу барлык мәйданның 9 процентында башкарылган, 5 мең 200 тонна бөртекле культуралар җыелган. Барлыгы быелгы уракта 22 мең гектарга якын бөртеклеләрне суктырасы бар.

Игенчеләр көзге арыш һәм көзге бодай, борчак суктыруга кереште. Әлегә уртача уңыш гектарыннан 26,6 центнер тәшкил итә.

Кырларда уракта 40 комбайн эшли. Уракта яхшы эш темпы күрсәтүче хуҗалыклар: “Союз-агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсе һәм “Лениногорск кошчылык фабрикасы”.

Иң югары уңыш “Союз-агро”да, анда гектарыннан 29 центнер чыга, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.

 Көннәр уңай торып, чәчкән икмәкләрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев