Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында уҗымнарның торышы буенча февраль аена күзәтү ясадылар

Гыйнвар аенда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск районы бүлеге белгечләре уҗымнар торышын тикшереп, уңай фикерләр әйткән иде. Һәм менә чираттагысы – февраль аенда уҗымнарның халәтен бәяләү өчен кырга чыктылар.

 

Тикшерүләр план нигезендә алып барыла.  Бу юлы “Россельхозцентр” филиалы белгечләре һәм “Август-Лениногорск” хуҗалыгының агрономы Валерий Пимуков белән берлектә әлеге хуҗалык басуларына чыктылар.

“Скипетр РС2” уҗым бодае 51 гектарда чәчелгән. “Уҗым бодаен хуҗалык 7 сентябрьдә чәчкән. Тикшерү үткәргәндә, кар катламының биеклеге 15 сантиметр тәшкил итте. Тамыр урнашкан тирәнлектә минус 3,2 градус. Уҗымнар тетразол ысулы белән тикшерелде. Һәлак булган үсемлекләр юк. Кышны яхшы чыкканнар”, - ди “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск районы бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев.

79 гектарда чәчелгән уҗым бодаена да тикшерү уздырылган. Әлеге уҗым да шул ук сорттан, ягъни “Скипетр РС2”. Марат Ганиев әйтүенчә, монда кар катламының биеклеге 20 сантиметр тәшкил иткән. Тамыр урнашкан тирәнлектә минус 2,8 градус. Туфракның туңу катлавы 40-45 сантиметр тәшкил итә, биредә дә һәлак булган уҗымнар юк, ди Марат Ганиев.

 

фотолар: Марат Ганиев
 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев