Районда аграр хуҗалыкта үз эшен яратып башкаручы зоотехник Раил Шәйхетдинов республика тарафыннан бүләкләнде
Терлекчелек – күп тармаклы өлкә.
Малның сәламәт булып, мул, сыйфатлы продукция бирүендә, әлбәттә, терлекчелектә эшләүчеләрнең өлеше зур. Сүзем зоотехник һөнәре буенча үз эшен җаваплы башкаручы Раил Шәйхетдинов турында.
Зоотехник – фермаларда һәм эре агрохуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү белән шөгыльләнүче белгеч. Ул терлекләрне дөрес тотуны, ашатуны күзәтә, авыруларны кисәтү белән шөгыльләнә һ. б.
Бүгенге көндә әлеге һөнәр буенча укып чыкканнар авыл хуҗалыгына, фермага килеп эшләргә бик ашкынып тормый. Ә менә 26 яшьлек Раил исә әлеге һөнәрне күңеленә якын итеп, районда, “Август-Лениногорск” агрофирмасының “Ялтау” сөтчелек-товар комплексында җаваплы караш белән эшли.
Башта ул Бөгелмә машина-төзелеш техникумында укып, программалаштыру белгечлеге алып чыга. Аннары армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан соң “Август-Мөслим”дә, соңрак Әгерҗе якларында “Ак барс” холдингта эшләп ала. 2023 елның февралендә аны “Август-Лениногорск” хуҗалыгына нәсел эше буенча техник итеп эшкә кабул итәләр. Бер елдан соң малларны ашату буенча зоотехник итеп күчерәләр.
Ул бүгенге көндә ветеринария академиясендә үз белгечлеге буенча укый да әле, бишенче курска күчкән.
- Зоотехник эше – җаваплылык сорый. Продукциянең сыйфаты да, аның санитария хәле дә, үзкыйммәте дә, ахыр чиктә аграр предприятиенең табышы да әлеге һөнәргә бәйле. Зарланмыйм, эшемне яратып башкарам. Коллектив әйбәт, уңай мөнәсәбәт. Башка эшләгән җирләр белән чагыштырып карыйм, монда күбрәк ошый. Соңгы арада яшь белгечләр дә күп килә, - ди Мөслим егете Раил Радикович.
Билгеле булганча, “Август-Лениногорск” хуҗалыгында мал башы да күп, сөт җитештерү дә мулдан. Шулай ук сыйфаты да яхшы.
“Ялтау” сөтчелек-товар комплексында эш процессы сәгать механизмы кебек төгәл бара. Раил Шәйхетдиновның эш сәгате иртәнге 7дә фермада башланып китә. Җәй көннәрендә, бигрәк тә мал азыгы әзерләү барган вакытта аның эше тыгыз, азык әзерли торган комбайннар эштән туктамыйча, кайтып китеш юк. Басудагы яшел массадан анализ алып, тикшергәч кенә азык малларга бирелә.
“Азыкның дымлылыгы бик югары да, бик аз да булырга ярамый”, - ди.
Хәзер авыл хуҗалыгында да – цифровизация. Раил белән сөйләшкәндә, ул бик күп төрле программалар белән эшләвен әйтте. Һәм ул программалардан дөрес итеп файдалансаң, эшеңнең нәтиҗәсе, әлбәттә, булачак.
“Безнең хуҗалыкка ветеринария академиясеенән практикантлар күп килә. Аларны да терлекчелек тармагының үзенчәлекләре белән таныштырабыз”, - ди.
- Авыл хуҗалыгы тармагын сайлагансың икән, әлбәттә, эшнең асылына төшенү өчен урынга килеп эшләргә. Минем очракта, бу – ферма. Монда үз белгечлегең буенча тәҗрибә җыярга, өйрәнергә, үзеңне күрсәтергә була, - ди Раил.
Ул исә үзен Мөслимдә дә уңай яктан күрсәткәнлектән, яхшы белгечне югалтырга теләмичә, Лениногорск районына чакырганнар. Һәм ул моңа бер дә үкенми.
Раил Шәйхетдиновның тырышлыгы, хезмәтне яратуы республика тарафыннан да бәяләнгән. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
фото: Р.Шәйхетдиновның шәхси архивыннан
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетының 22 август санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев