Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтүләр уздырыла

Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге дәүләт инспекторы Илнур Галимов әйтүенчә, ел саен авыл хуҗалыгы техникаларына һәм тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү уздырыла.

Техниканың төп өлеше озак кышкы саклаудан һәм ремонт эшләреннән соң кабул ителә.

“Бүгенге көндә техник күзәтүләр  “Август-Лениногорск”,  «Сатурн-Урал», “Хайрутдинов Н.Л.” фермерлык хуҗалыгында һәм «Союз –агро»ның  «Зеленогорский» бүлекчәсендә үткәрелде. Чара барышында  тракторчылар белән кыр һәм транспорт эшләрендә трактор һәм прицеп техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә һәм аңлату эшләре алып барыла. Һәр механизатор үзенең беркетелгән техникасын техник нормаларга һәм таләпләргә туры китереп тикшерүгә тәкъдим итә”, - ди Илнур Галимов.

Техник тикшерү узу турындагы документларны рәсмиләштергәндә 5 техник тикшерү акты төзелгән, алар тракторларны кабат тикшерүгә тәкъдим итәчәкләр.  Алда «Восходящая Заря», «Маркс», ИП Кузнецов хуҗалыкларында тикшерүләр булачак.

 

фотолар: И.Галимов тарафыннан бирелде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев