Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда уракның беренче атнасына йомгак ясадылар, алдынгы комбайнчыларны билгеләделәр

Кырларда механизаторлар-игенчеләр икмәк җыя, шушы көннәрдә быелгы уракның беренче атнасына йомгак ясап, иң-иңнәрен ачыкладылар.

Менә берничә ел рәттән урып-җыю чорында бер атна дәвамында иң күп суктырган комбайнчыларны ачыклап, аларны атна саен бүләклиләр, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре кырга чыгып, комбайнчыларны эш урынында котлыйлар, акчалата премия һәм байрак тапшыралар. Менә быелгы уракның да беренче атнасына йомгак ясадылар.

Билгеле булганча, барлык комбайннар да бертөрле эшләми, шунлыктан комбайнның егәренә карап, дүрт төркемгә бүләләр.
Беренче төркемдә – “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгыннан комбайнчы – Азат Хәбибуллин. Ул бер атна эчендә КЗС-7 комбайнында 227,5 тонна икмәк суктырган. Азат инде күп еллардан бирле авыл хуҗалыгы тармагында. Ел саен урып-җыю чорында күп суктыручы комбайнчы буларак, байрак ала. “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгында 560 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. 

Икенче төркемдә – “Агро тренд” хуҗалыгыннан Альберт Мостафин. Ул бер атна эчендә АКРОС-530 комбайнында 441,9 тонна икмәк суктырган. “Агро тренд” яңа исем булганлыктан, кайсы хуҗалык, кайда соң ул, диючеләр булыр. Аның исеме генә яңа, ә хуҗалык Сарабикколныкы. Элек биредә “Сатурн-Урал” хуҗалыгы иде. Хәзер хуҗасы башка, аграр хуҗалык исеме дә яңача. Аграр хуҗалык элеккеге хуҗалардан техникаларны арендага алып эшлиләр. Бүгенге көндә хуҗалык үсемлекчелек белән генә шөгыльләнә. 1807 гектарда бөртеклеләр чәчелгән. Тырыш Альберт Әкъдәс улы – шушы хуҗалыкта күптәннән эшләүче механизатор. Гомумән алганда, хуҗалык уракта бар көчен куеп эшли. Биредә уракның 49 процентында эш башкарылган. 

Өченче төркемдә – “Маркс” хуҗалыгыннан фидакарьләрчә эшләүче Әсхәт Сәхапов. Ул бер атна эчендә Тукано 430 комбайнында 288,1 тонна икмәк суктырган. Аның әтисе дә Куакбаш авылы кырларында икмәк үстергән. Әсхәт Сәхапов улларына да туган җирне ярату хисләрен тәрбияли алган. 

Дүртенче төркемдә – куәтле комбайннар төркемендә “Август-Лениногорск” агрофирмасыннан яшь комбайнчы Руслан Шиапов. Ул бер атна эчендә Торум-750 комбайнында 688,72 тонна икмәк суктырган. 23 яшьлек механизатор 6нчы сезонын уракта эшли. Менә бер атна эчендә озак еллар эшләгән тәҗрибәле комбайнчыларны да узып китә алган. 

Алдынгы комбайнчыларны Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов котлады, табыннарны мул итү өчен өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерделәр, исән-сау уракны башкарып чыгуларын теләделәр.

 

Розалия Мостафина

фотолар: мэриянең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев