Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда уракта икенче атнаның җиңүче комбайннары билгеле булды

Узган атнадагы урып-җыю эшенә карап, икенче атнаның иң яхшы эшләүче комбайнчыларын билгеләделәр.

Районда урак барышында атна саен иң күп суктыручы комбайнчыларны дүрт төркемгә бүлеп, җиңүчеләрне ачыклыйлар.

Менә икенче атна җиңүчеләре:

Аз җитештерү көчендә булган комбайннар арасында икенче атна рәттән җиңүче – “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин, КЗС-7 комбайнында бер атнада 158 тонна бөртекле суктырган.

Уртача җитештерү көчендә булган комбайннар арасында “Сатурн-Урал” җәмгыятеннән Атлас Магизянов җиңүче булып танылды, «Акрос-530» комбайнында 161 тонна бөртекле суктырган.

Уртачадан югарырак булган комбайннар арасында “Маркс” хуҗалыгыннан Әсхәт Сәхапов җиңүче булды, «Тукано-530» комбайнында бер атнада 184 тонна суктырган.

Югары җитештерү көчендә булган комбайннар арасында «Август-Лениногорск» җәмгыятеннән Рамил Шамгунов иң яхшы эшләүче дип танылды. Ул «Тукано-580» “кыр корабы”нда 303 тонна бөртекле суктырган.

 

фото: редакция архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев