Райондашыбыз Илшат Нургалиевка мактаулы исем тапшырылды
Һөнәр остасы.
“Август-Лениногорск” аграр хуҗалыгының “Ялтау” сөтчелек комплексында баш ветеринар табиб булып эшләүче Илшат Нургалиевка “Татарстанның атказанган ветеринар табибы” мактаулы исеме тапшырылды.
Илшат Әбударович - коллективта да, авыл җирлегендә дә хөрмәткә ия. Үзенең гомерен авыл хуҗалыгына, аерым алганда, малларны дәвалауга, аларга ярдәм итүгә багышлаган.
Әле авыл хуҗалыгы тармагында технологияләр кертелмәгән вакытта ук, ул сыерларга кесарево операциясен уңышлы гына ясый торган булган.
“Август-Лениногорск” хуҗалыгының терлекчелек тармагына эшкә килгән белгечләрне дә үз канаты астына алып, аларны өйрәтеп, аталарча киңәш биреп, белгечләрнең уңышлары өчен шатланып, хезмәтенә җаваплы карап эшли. Аның эш тәҗрибәсе шактый зур.
фото: «Август-Агро» җәмгыятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев