Райондашыбыз Рамил Зиянгиров - быелгы кыр батыры
Көрәш батыры гына түгел, ә кыр батыры дигән исемгә дә лаек булалар. Быелгы Сабантуйның кыр батыры билгеләнде, ул – Рамил Зиянгиров.
Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр гомум ихтирамга лаеклылар. Аларны юкка гына илнең туендыручылары дип атамаганнар. Заманалар үзгәрсә дә, алдынгы технологияләр керсә дә, икмәк үстерү, сөт җитештерү һәрвакыт булачак.
Урдалы авылында туып-үскән Рамил Расим улы кечкенәдән үк хезмәт тәмен тоя. Армиядән кайткач та читкә чыгып китми, СПТУ тәмамлап, туган авылы колхозында эшли башлый. Җир сөргән, чәчүлекләрне эшкәрткән.
Тыйнак, хезмәт сөючән, тәртипле һәм эшне җиренә җиткереп башкаручы ул, бернидән дә куркып тормый торган ир-ат. “18 яшьтән бирле колхозда булгач, эшнең бар нечкәлекләрен белеп бетерәсең, төрле техниканы да күрергә туры килде. Менә хәзер эшли торганы – куәтле, заманча”, - ди.
Эшчәнлеген Урдалы колохозында башлый, аннары “Союз-Агро”да да эшләп ала. Районыбызда “Август-Лениногорск” агрофирмасы оешкач, биредә көч куя. Билгеле булганча, әлеге предприятие – районда иң эре аграр предприятие. Биредә авыл хуҗалыгы җирләре 37 мең гектардан күбрәк.
Быел үзенең РСМ тракторы һәм “Барго” чәчү комплексы белән 2365 гектардан артык мәйданда чәчү эшен башкара. Лениногорск Сабан туенда аңа “Кыр батыры” дигән исем тапшырдылар. Муниципаль район Советының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде һәм традицион приз – тәкә бирделәр. Аны 2024 елгы көрәш батыры Данил Лапаскин мәйданда Рамил Зиянгировка тапшырды.
Әлеге исемгә ирешергә нинди сәбәпләр булды дигәч, язгы чәчүдә бернинди тоткарлык килеп чыкмады, ди.
“Чәчү чорында бригадирлар да яхшы булды, техника ватыла икән, кирәкле запас частьләрне китерделәр, проблема килеп чыкмады. Симәнә белән дә тоткарлык булмады. Менә шулар барысы да тиз арада кыр эшләрен тәмамларга ярдәм бирде”, - дип сөйләде Рамил Расим улы.
Хезмәт юлымны механизаторлыкка багышладым, күпчелек вакытым кырларда үтә. Тырыш хезмәтнең шулай югары бәяләнүенә бик шатмын, дип тә өстәп куя тыйнак кына механизатор.
Ул – 1970 елгы. Аграр хуҗалыкта эшләүдән тыш, өендә маллар да асрыйлар. Аларны хатыны белән икәү карыйлар, шулай ук балалары да булыша, төп ярдәмчеләр.
Хәзерге вакытта мал азыгы әзерләүдә – печән чабуда эшли Рамил Расим улы. Вакыт тиз уза шул. Инде чәчкән культуралар тишелеп, яшел үсентеләр матур булып, куе гына үсеп утыралар. Аннан озак та тормас, бөртекле культураларны җыеп алу вакыты да җитә, Рамил Расим улы уракта да катнаша, мактаулы һөнәр – икмәк үстерүдә өлеш кертә.
Сүз уңаеннан, 2024 елда узган Сабантуйда кыр батыры булып, “Маркс” хуҗалыгының уңган механизаторы Илдар Миннегулов калган иде.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 11 июнь санында укый аласыз.
Розалия Мостафина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев