Районыбыз басу-кырларында язгы чәчү башланды
Беренчеләрдән булып, “Союз-Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе көнбагыш чәчәргә чыкт
16 апрель көненә булган мәгълүматка караганда, 100 гектар чәчкәннәр. Авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, районда чәчү өчен җир тулысынча өлгермәгән әле. Шунлыктан барлык хуҗалыклар да керешмәде. Якын көннәрдә һава торышы уңай торса, башлаячаклар.
Уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру төгәлләнеп килә, 13397 гектарда тукландыру эше башкарылырга тиеш, бу эш 90 процентта башкарылган. Тырмалау эшләре дәвам итә, әлеге агротехник чара 1718 гектарда башкарылды, бу барлык мәйданның 13 процентын тәшкил итә.
Район буенча барлыгы 6489 гектарда күпьеллык үләннәр чәчелгән, шуларны тырмалау бара, тырмалау 72 процентта башкарылган.
Уҗым культуралары: бодай һәм арыш кышны исән-имин чыкканнар. Татарстан буенча “Россельхозцентр”ның Лениногорск районы бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, язгы тикшерү 3331 гектарда канәгатьләнерлек дип бәяләнгән, бу 25 процент, ә 10066 гектарда яхшы дип күрсәткән, бу 75 процент. Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак, ди белгечләр.
Быел аграрийлар язгы чәчү эшләрен 57 мең 292 гектарда башкарачак. Бөртекле культуралар белән бергә техник культуралар: рапс, көнбагыш, җитен, соя чәчеләчәк.
Быелгы чәчүдә 148 трактор, 22 чәчү комплексы, 19 чәчү агрегатлары катнашачак, 14 агрегат минераль ашламалар сибү өчен җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев