Районыбыз басу-кырларында тракторлар тавышы тынмый
Бу араларда һава торышы да җайланып китте, шунлыктан файдаланып, механизаторлар фидакарьләрчә язгы чәчү эшен башкара.
13 май көненә булган мәгълүматка караганда, районда язгы бөртекле культуралар 54 процентта чәчелгән. Хәзерге вакытта язгы бодай, арпа, бөртек өчен кукуруз, солы чәчәләр. Моннан тыш малларга азык культуралары: берьеллык үләннәр, силос өчен кукуруз, күпьеллык үләннәр һәм майлы культуралар – май-орлык өчен рапс һәм көнбагыш игәләр.
Быел район авыл хуҗалыклары алдында 41 мең 305 гектарда язгы чәчүне башкарып чыгу бурычы тора.
Чәчүдә уңышлы һәм оператив рәвештә эшләүче хуҗалыклардан: “Август-Лениногорск”, “Лениногорск кошчылык фабрикасы”, “Хәбибуллин Ф.З” КФХ, “Ганиев И.М” КФХ, “Набиуллин С.Ф” крестьян-фермер хуҗалыгы.
Кырларда күпьеллык үләннәрне тукландыру процессы бара, уҗым культураларын тукландыру төгәлләнде. Уҗымнарны тырмалауны да башкаралар.
Тырыш хезмәт, бердәмлек һәм вакыт белән исәпләшмичә эшләү нәтиҗәсендә хуҗалыклар чәчү кампаниясен үз вакытында тәмамларга тырыша. Мул уңышка өметләре дә зурдан. Хезмәт кешесенә зур рәхмәт.
фото: архив «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев